top of page

Әти-әниләргә



-
Баланы артык иркәләмәгез, моның белән сез аны бозасыз
-
Бала нәрсә сорыйм, шуны алырга кирәк түгел икәнлеген бик яхшы белегез.
-
Балага карата кырыс булырга курыкмагыз. Бу миңа аның урынын билгеләргә ярдәм итә.
-
Юләр һәм мәгънәсез сорауларыма җавап бирмәгез.
-
Баланың тискәре гадәтләренә артык игътибар итмәгез.
-
Баланың провокацияләргә бирелмәгез.
-
Бала нәрсәне дә булса ялгыш эшләгән өчен тизрәк сорау ала башламагыз.
-
Баланың намусын артык зур сынауларга куймагыз. Куркып, ялганчыга әйләнергә мөмкин.
-
Баланың курку-шикләнүләре сезне борчуга салмасын. Юкса бала тагын да катырак курка башлаячак. Баланы бары тик курыкмаска гына өйрәтегез.
-
Үти алмастай вәгъдәләр бирмәгез. Бу баланы сезгә булган ышанычны какшата.



-
Чит кешеләр барында баланы төзәтергә тырышмагыз. Күзгә-күз карап тыныч тавыш белән ясалган кисәтүләргә бала күбрәк игътибар итә.
-
Бала сезнең бер-берегезне яратуыгыз аркасында дөньяга килүенә ныклап ышанырга тиеш. Сезнең гел талашып, әйткәләшеп торуларыгыз моның киресен раслый.
-
Бала хәзердән үк инде капма-каршы җенес белән кызыксына. Әгәр сез бу турыда сөйләшүдән качсагыз һәм берни дә аңлатмасагыз, бу турыда ул яшьтәшләреннән һәм өлкәнрәк балалардан беләчәк. Сезгә шулай тынычрак булырмы
-
Баланың ачыктан-ачык сорауларыннан качмагыз. Әгәр ул сорауларга җавап бирмисез икән, бала аларны сезгә бирүдән туктый һәм кирәкле мәгълүматны каяндыр читтән эзли башлаячак.
-
Сезгә бик авыр булган вакытны бала тоя. Баладан качмагыз. Барысын да үзегез белән кичерергә мөмкинлек бирегез
-
Сез балага ышанасыз икән, бала дә сезгә ышаначак.
bottom of page