top of page

Рамилә Абдуллина

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Укучылар һәм укытучылар өчен ясалган әлеге сайттан татар теле, әдәбияты, тәрбия темаларына караган мәгълүматлар таба аласыз

Үзем турында үзем

ava-site.jpg

Тумышым белән Тау ягы Апас ягыннан. Казан дәүләт педагогика университетының татар филологиясе һәм тарих факультетында белем алдым. Белгечлегем – татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучысы. Университетны тәмамлаганнан бирле Казан шәһәре Мәскәү районы  Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар  гимназиясендә  татар теле һәм  әдәбияты укытучысы булып эшлим. 

 Туган телгә, әдәбиятка мәхәббәтне гомер буе татар теле укытучысы булып эшләгән әнием уятты, ә балачактан салынган әлеге олы хис – әдәбиятны ярату хисе - тормыш дәвамында мине озата килә.  

Яраткан шөгылем – шигырьләр уку, тарихи китаплар җыю.

Минем өчен: 

  • иң гаҗәбе – мәхәббәт

  • иң матуры – табигать

  • иң газизе – туган җир

  • иң  кадерлесе-– әни

  • иң сөеклесе – улым, кызларым, ирем

  • иң яхшы көн – бүген

  • иң зур бәхет – җан тынычлыгы, гаилә татулыгы

  • иң зур байлык - саулык

  • иң кызыгы – “ир-атларның һәрвакыт хаклы, ә хатын-кызның бер дә ялгышмавы”

  • иң яраткан язучыларым – Туфан Миңнуллин (драматургия). Миргазыян Юныс (проза), Хәсән Туфан (поэзия)

  • Иң  хөрмәт иткән артистым – Марсель Җаббаров

Минем өчен укытучылык – намус эше.

Сайт максатлары

Укучыларга яңа методикага кызыктыру

Бүгенге замана балалары күп вакытларын интернет челтәрендә үткәрәләр. Сайт татар теле, әдәбияты дәресләренә кызыксыну, уяту, авыр темаланы үзләштерү өчен тәкъдим ителә.

Татар теле укытучыларына ярдәмлек булу максат итеп куелды

Материалларны дистанцион уку-укыту шартларында кулланырга мөмкинлек тудырылды.

Сораулар булса

Татар сайтларны популярлаштыру

Информация отправлена. Спасибо!

Сораулар
bottom of page